Йөрмә сөю өләшеп

Күрешкән саен син миңа,
Яратам, бәгърем, дисең.
Ләкин янымнан киткәч тә,
Онтасың, ахры, үзең.

К у ш ы м т а:
Дәшмә миңа, әйтмә миңа,
Син үзең миңа кирәк.
Мин башканы сөям, дисәң,
Түзалмас минем йөрәк.

Хисләрем белән минем син
Зинһар өчен уйнама.
Миннән башка яр тапмас дип
Ләкин, иркәм, уйлама.

К у ш ы м т а.

«Сөям» дигән сүзләреңне
Йөрмә һаман өләшеп.
Бәхетне бергә табарбыз,
Бул гомерлек сердәшем.

К у ш ы м т а.