Әй син, дөнья, нигә болай кырыс?

Гомер үтә аккан сулар кебек,
Язмыш ташлый кайчак упкынга.
Ходай бирә безгә сынауларны,
Ялгышлардан сабак алсынга.

К у ш ы м т а:
Әй син, дөнья, нигә болай кырыс,
Көтмәгәндә килә хәсрәте.
Язмышларга язган юллар аша
Гомерләрне бар бит үтәсе.

Җирдә кылган гөнаһларны барлап,
Ходай куя үзе бәясен.
Итәгеннән һаман тартып куя,
Кисәткәндәй җирдә бәндәсен.

К у ш ы м т а.

Сынау арты сынау биреп тора,
Уйланырга бирә мөмкинлек.
Гөнаһларны Ходай кичермәсә,
Нишләр микән, белмим, кешелек.
Әй син, дөнья, нигә болай кырыс?

К у ш ы м т а.