Әйт дөресен

Яндырдың да, көйдердең дә,
Сагышка салдың үзең.
Җавапсыз булган сөюгә
Калмады минем түзем.

К у ш ы м т а:
Яратмасаң, әйт дөресен,
Йөрмә җанны көйдереп.
Сөю хисе бер булмаса,
Булмый икән сөйдереп.

Җавабыңны юлламасаң,
Юлларга чыгам бүген.
Күзләремә минем карап,
Әйтсәң әйт туры сүзең.

К у ш ы м т а.

Гомер узмас ялгызлыкта
Синнән хәбәрләр көтеп.
Яратмасаң, сүрелермен
Йолдыз атылган кебек!

К у ш ы м т а.