Көзгә кереп барам

Җаным өшеп туңган чакта,
Җылы таптым кочагыңда.
Оныткандыр, ахры, диеп
Уйлыйсыңдыр кайчагында.

К у ш ы м т а:
Гөнаһ диеп тормас идем,
Дәшәр идем төннәремә.
Назларыңны кабат тоеп,
Керер идем төшләреңә.

Ромашкалар пышылдашып
Сөйләде серләреңне.
Яратасы килә шашып,
Үбеп зәңгәр күзләреңне.

К у ш ы м т а.

Болыннарга ялгыз чыксам,
Йөрим яшьлек эзләреннән.
Салмак кына гомер атым
Кереп бара көзләремә.

К у ш ы м т а.