Еракта калды, еракта
Безне сөйгәннәр, читтә.
Мәхәббәт кенә йөрәктә
Онтылмый икән һич тә.
К у ш ы м т а:
Йөгереп лә кайтыр идем
Яшьлек калган илләргә.
Татлы сөю калды, ахры,
Назлы иреннәреңдә.
Моңаеп калды үткәндә
Безне көтеп йөргәннәр.
Гомеремнең үрләрендә
Очрадылар бүтәннәр.
К у ш ы м т а.
Ялгышларны давылларда
Туздырып төрле якка,
Кайтыр идем туган якка,
Яшьлегем калган чакка.
К у ш ы м т а.