Кичәге көн, бары кичәге

Кичәге көн, бары кичәге –
Гомеремнең ачы кисәге.
Хәтеремдә мәңге сакланыр
Кичәге көн, бары кичәге…

Кичәге көн, бары кичәге…
Без бит бергә идек ич әле.
Синнән башка гына гомерне
Берьялгызым ничек кичәрмен?

Кичәге көн, бары кичәге…
Айсыз калды кебек кичләрем.
Басылмаса сагну хисләрем,
Җилләр булып сиңа исәрмен.

Кичәге көн, бары кичәге –
Гомеремнең ачы кисәге.
Мин онытмам безне аерган,
Язмыштагы салкын кичләрне.