Кирәк түгел бәхет юраулар

Барыбыз да килә бу җиһанга,
Үз бәхете белән нурланып.
Әткәй-әнкәйләрнең җимеше без,
Мәхәббәттән яшик нур алып.

К у ш ы м т а:
Сулмасыннар бәхет гөлләребез,
Тимәсен лә иртә кыраулар.
Язмышларга алдан языла шул,
Кирәк түгел бәхет юраулар.

Бәхтебезне саклыйк икәү бергә,
Башка берәү аңа тимәсен.
Гайбәт сүздән һәрчак өстен булыйк,
Араларга ятлар кермәсен!

К у ш ы м т а.

Барыбыз да килә бу җиһанга
Яратышып, сөеп яшәргә.
Йә Ходаем, яз син бары безгә
Бәхет диңгезендә йөзәргә!

К у ш ы м т а.