Китмә миннән

Сагышлардан җаным өшегәндә минем,
Үз-үземә урын тапмасам,
Дәва табам ярсып янган йөрәгемә,
Җылы табам синең караштан.

Хәлләремне минем аңлый алган кешем,
Син генә тик башкалар түгел.
Китмә миннән, китмә, бәгыремне өтмә,
Синнән башка кителер күңлем.

Гаепләмә мине, кайчак кызып китсәм,
Ялгыш кына әгәр рәнҗетсәм.
Бу дөньяның бөтен зары онытыла,
«Яратам» дип миңа син дәшсәң.

Син аңларсың минем якты хисләремне,
Җырларымны әгәр тыңласаң.
Китмә миннән, калыйк мәңге икәү бергә,
Мин нишләрмен сине югалтсам.