Китсәм дә бу җирдән

Китәрмен беркөнне бу җирдән,
Сөюне беркем дә җиңмәгән.
Гомерләр Ходайдан бирелгән,
Берәү дә мәңгегә килмәгән.

К у ш ы м т а:
Дәшәрсең син миңа күкләрдән,
Кем туйган яратып яшәүдән?
Килүең сагынып көтсәм дә,
Яныма чакырып дәшәлмәм.

Китәрмен беркөнне бу җирдән,
Ялгышны кем генә кичмәгән?
Гомерләр аерым үтелгән,
Сагышны кем генә эчмәгән?

К у ш ы м т а.

Китәрмен беркөнне бу җирдән,
Сәламем алырсың җилләрдән.
Сагынып яшәвең белсәм дә,
Мин бүтән яныңа киләлмәм.

К у ш ы м т а.