Мин бер юлчы гына

Мин бер юлчы галәм киңлегендә,
Юк канатым күкләр иңләргә.
Үз сукмагым эзлим, ләкин кайвакытта
Туктап калам, белми нишләргә.

К у ш ы м т а:
Әл дә ярый янда дусларым бар
Киңәшергә, кирәк чагында.
Сусаганда – суны бүлешердәй,
Адашмаска юллар чатында.

Мин бер юлчы хисләр диңгезендә,
Җырлап үтәм, шөкер, гомерне.
Җырым барда, мин бит сезнең белән,
Моңым булса сезгә кадерле.

К у ш ы м т а:
Әл дә ярый татар җыры яши,
Аңлашырга туган телемдә.
Сез булганда, дуслар, яннарымда,
Сүнмәс рухым дөнья күгендә.

Мин бер юлчы дөнья киңлегендә,
Галәмдә тик тузан бөртеге.
Дуслар белән яшәү үзе бәхет,
Ялгыз калсам, дөньям кителер.

К у ш ы м т а:
Әл дә ярый янда дусларым бар,
Күңел хисләремне аңлаучы.
Сез булганда – сүнмәс моңлы йөрәк,
Сагышларга, Тәңрем, салмачы.