Мин әзермен сине көтәргә…

Ярый әле ашыгып китмәгәнмен,
Сине ташлап, айлы ул төнне.
Күрми китәр идем мине әсир иткән
Сөеп туя алмас бер гөлне.

К у ш ы м т а:
Җиде якта җиде сылу көтсен,
Кирәк түгел миңа берәү дә.
Җиде юлның җиде чатында
Мин әзермен сине көтәргә!

Ярый әле ашыгып китмәгәнмен,
Серле карашыңа түзмичә.
Белми китәр идем, аңламыйча
Чын сөюне, назлар күрмичә.

К у ш ы м т а.

Ярый әле ашыгып китмәгәнмен,
Бәхет эзләп, башка берәүгә.
Синең белән әзер бу тормышның
Бөтен сынауларын кичәргә…

К у ш ы м т а.