Очар идем

Мин кояшка баккан көнбагыштай,
Сагынганда карыйм офыкка.
Күңелкәем тарта бары сиңа,
Син яшәгән ерак тарафка.

К у ш ы м т а:
Әллә нигә, юлларыма чыгып,
Җилләре дә каршы исәләр.
Очар идем сиңа канатланып,
Сине көтә бит ул, дисәләр.

Җәйге алсу таңнар аткан чакта,
Нурлар уйный иртән чыкларда.
Бер җырлыйсы килә синең хакта,
Йөрәккәем янган чакларда.

К у ш ы м т а.

Язгы җилнең элеп канатына
Сәламнәрем сиңа юллыйм мин.
Озак килә никтер җавап кына,
Хәлләреңне белә алмыйм мин.

К у ш ы м т а.