Сагыш

Инешләргә төшеп битем юсам,
Сагышларым агып китәрме?
Сине сагнып язган бу җырларым
Йөрәгеңә барып җитәрме?

К у ш ы м т а:
Инеш буен кабат урасам да,
Дулкын таратмады сагышны.
Йөрәгемне сызландырып бары
Ишетелде күке тавышы.

Сандугачка кушылып җырлап узсам,
Тыңларсыңмы таңнар атканда?
Яшьлектәге кебек бер сызгырсам,
Чыгарсыңмы кояш батканда?

К у ш ы м т а.

Җилләр булып битең сыйпап үтсәм,
Тоярсыңмы минем назларны?
Язлар безне тәү кат күрештерде,
Көтеп яшим яңа язларны.

К у ш ы м т а.

Умырзая кебек чыгарсың күк,
Кар астыннан кабат терелеп.
Гөрләвектәй серле көлүеңне
Ник яшисең һаман көттереп?

К у ш ы м т а.