Сандугачым-тургаем

Сагындырып очып кайта
Кошкайларым язларын.
Ялындырып йөрмә инде,
Сиңа гына назларым.

К у ш ы м т а:
Сандугачым, тургаем,
Талларыңа кунаем.
Мәхәббәтең ялкынында
Дөрли-дөрли янаем.

Сандугачым булсаң иде,
Алдыма кунсаң иде.
Гомер буе мине генә
Яратып торсаң иде.

К у ш ы м т а.

Тургаең булыр идем,
Гел сайрап торыр идем.
Җил-яңгырлар тидермичә,
Яныңда торыр идем.

К у ш ы м т а.