Сары чәчәк өзмәгез

Сары чәчәк бүләк итеп
Салдың мине сарыга.
Сагышлардан җаным көя,
Белмим кая барырга.

К у ш ы м т а:
«Яратам» дигән сүзләрең
Булдымы әллә ялган?
Нигә соң китеп югалдың,
Эзләрең эзлим кайдан?

Сары чәчәкләр өзмәгез,
Сары – сагыш билгесе.
Сагыш билгесе булса да,
Саклый ул синең төсне.

К у ш ы м т а.

Сагышларга салып мине,
Саргайтма инде, иркәм.
Ялгыз калдырып йөрсәң,
Күңлемә керер бүтән.

К у ш ы м т а:
Сары чәчәк өзмәгез,
Сары – сагыш билгесе.
Чибәрләр бик күп булса да,
Юктыр синең төслесе.