Сердәшем бул, бергенәм

Тиң ярымны күпме гомер
Йолдызлардан эзләдем.
Бер күрүдә гашыйк иттең,
Зөһрә йолдыз гүзәлем.

К у ш ы м т а:
Чишмәләрдән кайткан чакта
Түгелмәсен суларың.
Бары сиңа багышлыймын
Сөю тулы җырларым.

Чишмәләрдән су алганда
Чайкалмасын чиләгең.
Сөеп туймам гомер буе,
Үкенмәссең, гүзәлем.

Төшләремә көн дә кереп
Төннәрен уятасың.
Сихри йолдыз кебек нигә
Таң аткач югаласың?

Таһир белән Зөһрә кебек
Кавышу көнен көтәм.
Гомерлек ярым булырсың,
Вәгъдәңне бозма, иркәм.

Ай янында Зөһрә йолдыз,
Җирдәгесе син генә.
Алдагы гомер юлымда
Сердәшем бул, бергенәм.