Сиңа дип сакладым

Сиңа дип сакладым
Күңелемнең сафлыгын.
Каралта күрмә тик
Хисләремнең аклыгын
Йөрәгемнең пакьлеген.

К у ш ы м т а:
Сиңа, бары сиңа дип
Назларымны сакладым.
Синнән башка җанга якын
Сөйгән ярны тапмадым.

Сиңа дип атадым
Җырларымның моңлысын.
Гомергә җитәрлек
Сөюемнең олысы,
Йөрәгемнең җылысы.

К у ш ы м т а.

Сиңа дип сакладым
Бәхетнең мин тулысын.
Яратам тик сине,
Әйтәмен мин турысын,
Әйтәмен мин турысын!

К у ш ы м т а.