Син булмагач тоймыйм яз тәмен

Бакчамдагы шомырт исләреннән
Башкайларым минем әйләнде.
Сөю җырын бүләк иткән язлар
Ник соң газапларга әйләнде?

К у ш ы м т а:
Шомыртларның ап-ак тәлгәшләре
Сөенечләр алып килмәде.
Син булмагач тоймыйм язлар ямен,
Сагышларым алып кит әле.

Ялгыз өзәм шомырт чәчәкләрен,
Белмим кемгә бүләк итәргә?
Бәхет вәгъдә иткән язларымнан
Кирәк иде микән китәргә?

К у ш ы м т а.

Шомыртларым акка төренсә дә,
Чәчкәләрен койды бик иртә.
Киткән юлларыңнан күзем алмый,

К у ш ы м т а.