Син чыгарсың кебек

Шомырт карасыдай серле күзләр
Хәтеремнән һаман китмиләр.
Алсу иреннәрең, назлы сүзләр
Йөрәгемне әсир иттеләр.

К у ш ы м т а:
Кем гаепле, белмим, гаепле соң?
Ник суынды безнең аралар?
Син калдырган тәүге сөю хисе
Йөрәкне соң күпме яралар?

Кочагына кердең читләрнең син,
Сулды инде сөю гөлебез.
Мәхәббәттән калды бары көле,
Аерым үтә гомер-көнебез.

К у ш ы м т а.

Язлар җиткән саен кабат киләм,
Шомырт кына тора моңаеп.
Ак томаннан, ак күбәләк кебек,
Син чыгарсың кебек елмаеп.

К у ш ы м т а.