Сине күргәч, әнкәң искә төште

Сине күргәч, әнкәң искә төште.
Толымнарың җилдә таралды.
Кузгаттылар гүя җиләс җилләр
Йөрәктәге тирән ярамны.

К у ш ы м т а:
Онтылмаган еллар агышында
Пар толымы, назлы карашы.
Әйтерсең лә еллар кагылмаган,
Саклаганнар серле карашны.

Сине күргәч, әнкәң искә төште.
Зәңгәр күзләр – шундый сөйкемле.
Елмаюың җанны телеп үтте,
Үткәннәргә кайттым шикелле.

К у ш ы м т а.

Сине күргәч, әнкәң искә төште.
Шул ук тавыш, моңлы җыр ага.
Тәүге сөю гүя кабынып
Алып китте яшьлек ярыма.

К у ш ы м т а.