Сине көтәм

Яшьлегемнең татлы мизгелләре
Калган икән, калган еракта.
Синнән башка юк яшәүнең тәме,
Ялгыштык без нигә ул чакта?

К у ш ы м т а:
Сине көтәм, бары сине көтәм,
Назлы карашыңның җылысын.
Сиңа гына, бары сиңа диеп
Саклыйм мәхәббәтнең олысын.

Ялгышларны килә төзәтәсе,
Янасылар килә сөюдән.
Бер яме юк ялгыш яшәүләрнең,
Берьялгызың янып көюдән.

К у ш ы м т а.

Мәхәббәтнең гомере озын була,
Яннарыңда булса үз ярың.
Сине көтәм, көтәм сине генә,
Ходай язган миңа – син парым,
Язмышыма язган – син ярым.

К у ш ы м т а.