Сине көтәм

Дулкын көтәм Идел ярларында,
Очкын көтәм сүнгән җаныма.
Кабыныр күк хисләр ялкынланып,
Кабат кайтсаң, иркәм, яныма.

К у ш ы м т а:
Сине көтәм, бары сине генә,
Ялгыз җаным синсез саргая.
Сөю кошым, ялгыз акчарлактай,
Идел өсләрендә моңая.

Дулкыннарга салсам сагышларны,
Агып китәр микән читләргә?
Йөрәгемдә сөю кабыздың да
Ташлап киттең мине никләргә?

К у ш ы м т а.

Сөю көтеп Идел ярларында
Моңаямын ялгыз кичләрен.
Дулкын көтәм язмыш ярларында,
Синсез калсам, ялгыз нишләрмен?

К у ш ы м т а.