Соң булса да

Кайда йөрдең, иркәм, моңа кадәр,
Ник очрадың миңа соңарып?
Соң булса да, бул син гел янымда,
Ходаемнан сорыйм ялварып.

К у ш ы м т а:
Соң булса да, булсын уң гына,
Кулларыңны алам кулыма.
Аерма тик, Ходай, бәхетемнән
Язмышларның урау юлында.

Соңлап тапкан бәхет татлы икән,
Гомерем буе әллә көткәнгә?
Соң булса да, булсын гомерлеккә,
Сагышларым калсын үткәндә.

К у ш ы м т а.

Рәхмәт укыйм бүген Ходаема,
Соң бирсә дә татлы җимешен.
Җаным, диеп миңа дәшүең дә
Күптән көткән бәхет өлеше.

К у ш ы м т а.