Соңгы йорт

Һәр агачның монда үз сагышы,
Буыннарның ята тарихы.
Кайткан саен кереп дога кылыйк,
Бабамнарны зурлап изге бу йортны.

К у ш ы м т а:
Соңгы йорт, изге йорт, соңгы йорт,
Барыбыз да шунда барасы.
Еллар үткән саен уйландыра,
Бигрәк кыска, бигрәк кыска гомер арасы…

Зиратларда исә сагыш җиле,
Гасырлардан дәшә бабамнар.
Җирдә калган безнең гамәлләргә
Бәя куя Ходай, туганнар.

К у ш ы м т а.

Һәр кешенең җирдә үз язмышы,
Беркем белми күпме яшисен.
Үзең киткәч онытмаслык итеп,
Яшиселәр килә, яшисе…
Яшиселәр килә, яшисе…

К у ш ы м т а.