Соңгы очрашу

Язмыш безне кабат очраштырды,
Кайткан кебек булдым үткәнгә.
Сүнде ләкин соңгы өмет уты,
Сез парлашып узып киткәндә.

К у ш ы м т а:
Әй син, язмыш, нигә шаярасың,
Йөрәккәем минем таш түгел.
Ялгыз калган аккош баласыдай
Сыкрап елый, әрни бит күңел.

Язмыш безне кабат очраштырды,
Күзләреңне нигә яшердең?
Әйтер сүзең калды күңелеңдә,
Мин дә түздем, сиңа дәшмәдем.

К у ш ы м т а.

Язмыш безне кабат күрештерде,
Яшьлек белән соңгы очрашу.
Кирәк иде микән бу күрешү,
Насыйп булмагачтын кавышу.

К у ш ы м т а.