Туган көн – якты көн

Дөньяга килгән көнебез,
Туган көн ул бер генә.
Һәр яңа көн үзе бәйрәм,
Яшәсәң бергә-бергә.

К у ш ы м т а:
Туган көн, изге көн,
Иң якты матур көн.
Дус-туган бергәләп
Җыела торган көн.

Туган көндә теләкләрнең
Юллыйбыз садәләрен.
Бәхетләрдән ташып торсын
Мәхәббәт касәләрең.

К у ш ы м т а.

Ходай биргән һәрбер көнең
Сөенеч алып килсен.
Сөеп, сөелеп яшәргә
Ходаем насыйп итсен!

К у ш ы м т а.