Яңа елга яңа өметләр

Бисмилла, дип Яңа елны башлыйм.
Яңа көннәр, яңа өметләр.
Яңа елда яңа ниятләрем,
Дусларыма изге теләкләр.

Бисмилла, дип яңа көнне башлыйм.
Яңа таңнар, имин иртәләр.
Яңа көнем, яңа җиңүләрем,
Очрамасын бары киртәләр.

Бисмилла, дип Яңа елны башлыйм.
Дога белән чыксам, юл уңар.
Яңа эшләр, мәшәкатьләр белән,
Сөенечләр белән ел узар.