Якын дус була сирәк

Кулда маллар булган чакта
Дус-ишләр дә күп була.
Авырлыклар килгән чакта
Чын дуслар янда кала.

К у ш ы м т а:
Әй, бу дөнья – куласа:
Әйләнә дә бер баса.
Нишләр идем яннарымда
Якын дуслар булмаса.

Дөнья бит ул сөенечтән,
Шатлыктан гына тормый.
Дустым, диеп эндәшердәй
Якын дуслар күп булмый!

К у ш ы м т а.

Язмыш мине күп сынады,
Булды кыен чаклары.
Иңен куеп таянырдай
Булсын икән дусларың.

К у ш ы м т а.

Ялгыз булса, җил-давылда
Бөгелә хәтта тирәк.
Юлдаш булырдай дусларың
Була икән бик сирәк.

К у ш ы м т а.