Ялгышканмын

Алсу гөлем диеп, мин табындым,
Чүп үләне белән бутадым.
Йөрәгемнән чыккан саф хисләрне
Кызганмыйча син бит таптадың.

К у ш ы м т а:
Ялгышканмын, татлы минутларны
Гомерлеккә диеп ышанып.
Хыянәттән алган яралардан
Җаным калды кинәт бушанып.

Татлы җимеш диеп ялгышканмын,
Ачы тәме җанны көйдерә.
Ялган хисләр, ялган вәгъдәләрең
Йөрәгемне минем кимерә.

К у ш ы м т а.

Бердәнберем диеп, ялгышканмын,
Сиңа саклап иң саф хисләрне.
Күзләремнән әче яшем тама,
Хәтерләсәм җәйге кичләрне.

К у ш ы м т а.