Ярат мине иркәләп

Көнбагышлар, моңсуланып,
Борыла көнбатышка.
Ялгыз йөрим ямансулап,
Салдың мине сагышка.

К у ш ы м т а:
Сине уйлап, көнбагыштай,
Мин дә саргаям бугай.
Кавышулар көтеп үтә,
Гомерләр ага судай.

Сары йөзе көнбагышның
Сагыш салды җаныма.
Сарыларга мин сабыштым,
Кил, иркәм, яннарыма.

К у ш ы м т а.

Көнбагыштай, башың иеп
Йөрмә инде үпкәләп.
Ялгышканмын, кичер мине,
Ярат кабат иркәләп.

К у ш ы м т а.