Яратам, дисәң кабат…

Су буеннан гөлләр өздем
Сиңа дип сарыларын.
Авыр икән, бер яраткач,
Ялгызың калулары.

К у ш ы м т а:
Су буенда камышлык,
Яр буенда таныштык.
Мәхәббәтне сакламадык,
Икәү бергә ялгыштык.

Яр буенда тезелеп үскән
Зифа буйлы талларым.
Күз алдымнан китми һаман
Үрелгән толымнарың.

К у ш ы м т а.

Толымнарыңны җилләрдә
Таратыр идем кабат.
Беркемгә дә бирмәс идем,
Яратам, дисәң кабат!

К у ш ы м т а.