Яратам, дисә

Яшьлегем күптән үтсә дә,
Тән белән җан тартыша.
Йөрәккәем һич картаймый,
Яшь калырга тырыша.

К у ш ы м т а:
Гомер узып бара, яшьлек артта кала,
Чәчләргә дә инде чал куна.
Йөрәк һаман шаян, күңелкәем наян,
Чибәрләргә һаман тартыла.

Буыннарым сызласа да,
Сиздермәскә тырышам.
Әле һаман, шаярткалап,
Яшь кызларга сүз кушам.

К у ш ы м т а.

Абзыкаем, дип елмайса,
Җаннарым эреп китә.
Ничә яшьтә икәнем дә
Хәтердән чыгып китә.

К у ш ы м т а.

Әл дә ярый гомеркәйләр
Бер генә тапкыр килә.
Нишләр идем бер чибәркәй,
Яратам сине, дисә.

К у ш ы м т а.