Яшермим

Канатланып оча күңлем,
Куып язмыш җилләрен.
Хисләрне булмый яшереп,
Янып көюләремне.

К у ш ы м т а:
Көттермә, кил инде,
Елмаеп көл инде.
Тик сине яратам,
Яшермим, бел инде.

Ялгыз калган чакларымда
Йөрим сине юксынып.
Бер елмаеп каравың да
Сагышны ала юып.

К у ш ы м т а.

Күңел гөлем ялгыз чакта
Наз сораса тилмереп,
Сиңа таба оча җаным,
Пар атларда җилдереп.

К у ш ы м т а.