Яшьлегемә кайтып килдем бүген

Яшьлегемә кайтып килдем бүген,
Учак яктык бергә төн буе.
Айга карап, син җырладың миңа,
Йолдызлардан сөю коелды.

К у ш ы м т а:
Төшләремә кереп, нигә минем
Ярсытасың һаман күңелне?
Сөюләрдән яндым бүген кабат
Яшьлегемә кайткан шикелле.

Яшьлегемә кайтып килдем бүген,
Назларыңнан кабат исердем.
Яшьлегемдә ялгыз калдырсаң да,
Мин бит сине күптән кичердем.

К у ш ы м т а.

Яшьлегемә кайтып килдем бүген,
Болыннарны бергә урадык.
Яшьлек кенә кире кайтмый икән,
Томаннарга калган уралып.

К у ш ы м т а.