Үзең дәвала

Сабыр төбе сары алтын, диеп,
Ник йөрисең һаман үртәләп?
Нигә диеп һаман газаплыйсың,
Мәхәббәттән янам мин, дөрләп.

К у ш ы м т а:
Сабыр итеп, сагышлардан
Саргаеп беттем инде.
Җанымдагы яраларны
Дәваларга кил инде.

Дөрләп янган сөю учагымның
Күмерләре калса көлләргә.
Синнән башка яши алмавымны
Аңлатыйм соң нинди телләрдә?

К у ш ы м т а.

Сабырлыгы бетеп өзелмәсен
Мәхәббәтнең нечкә кыллары.
Яратам, дип син дә вәгъдә бирсәң,
Аерылмас гомер юллары.

К у ш ы м т а