Автор: rzkn-admin43

Яшьлегем тора көлеп

Яшь чагымда дөнья кудык,
Эшләдек егылганчы.
Бар нәрсәне төптән уйлыйм
Бүген нидер кылганчы.

К у ш ы м т а:
Уйлыйм хәзер һәр гамәлне
Карар кылганчы элек.
Читтән генә карап тора
Яшьлегем миннән көлеп.

Гаярь идек яшь чагында,
Һич тә куркак булмадык.
Бер күрүдә гашыйк булдык,
Ятныкы дип тормадык.

К у ш ы м т а.

Акыл керү галәмәте?
Әллә соң килә картлык?
Кими бара күңелләрдә
Яшь чагындагы мутлык.

К у ш ы м т а.

Язмышлар язылган күкләрдә

Язмышны язабыз, дисәк тә,
Язмышлар язылган тәкъдиргә.
Ходайдан язылган язмыштан
Узмаган әле беркем дә.

К у ш ы м т а:
Язмышны үзгәртәм, дияргә
Ашыкма, дускаем, ашыкма.
Язмышлар языла күкләрдә,
Язылган язмышка карышма.

Ышанып башласаң эшеңне,
Уңышлы булырлар иртәләр.
Рәнҗетми яшәсәң кешене,
Юлыңда тормаслар киртәләр.

К у ш ы м т а.

Язмышка язылган бәхетне
Сакласаң, була тик гомерле.
Язылган язмышка карышмый
Узыйк без бу матур гомерне.

К у ш ы м т а.

«Яратмыйм» дияргә ашыкма

Яратам, яратмыйм, яратам:
Коела ромашка таҗлары.
Мәхәббәт ул – серле бер дөнья
Мәхәббәт сихерли җаннарны.

К у ш ы м т а:
Беркайчан әйтмә син «юк» диеп,
«Яратмыйм» дияргә ашыкма.
Ашыкма, ашыкма, ялгышма,
«Яратмыйм» дияргә ашыкма.

Мәхәббәт – сәер бер халәт ул,
Яндыра утында, көйдерә.
Кайчакта сөйгәннән аера,
Сөймәгән ярларны сөйдерә.

Мәхәббәт серләрен ачарга
Язмаган әлегә дөньяда.
Тормышның юк ләкин бер яме,
Мәхәббәт булмаса дөньяда.

Бәхетлеләр еллар санамыйлар

Елларымны һич тә мин санамыйм,
Чәчләремә чаллар кунса да.
Мин яратам сине дәшми генә,
Елмаеп тик каршы алсаң да.

К у ш ы м т а:
Бәхетлеләр еллар санамыйлар,
Бәхетлеләр яши үзенчә.
Татлы сүзләр бик күп әйтмәсәм дә,
Мин яратам сине үземчә,
Син дә ярат мине үзеңчә.

Яратуым бары арта гына,
Яшьлегебез инде узса да.
Сагындыра, бераз кайтмый торсам,
Бергә корган газиз бусага.

К у ш ы м т а.

Елларымны һич тә мин санамыйм,
Көннәрне тик саныйм кайчакта.
Мин бәхетле, көтәр кешем булгач,
Сине сагынып кайчан кайтсам да.

К у ш ы м т а.

Рәнҗү

Син, яратам, дидең, ә мин уйламыйча,
Мин башканы, дидем, яратам…
Йөрәккәем һаман сызлап куя,
Исемә төшсә синең карашың…

К у ш ы м т а:
Рәнҗеткәнмен сине ул чагында,
Җанда яши авыр бер төен.
Йөрәгемне һаман сызландырып
Язмыш елый, сузып үз көен.

Еллар үткәч бары, мин аңладым сине,
Рәнҗеткәнмен икән ул чакта…
Калмас иде яра җанда гомерлеккә,
Мин дә сөям, дисәм ул чакта…

К у ш ы м т а.

Үткәннәргә кире кайтып булмый икән,
Калсалар да сагынып көткәннәр.
Безнең яшьлек, сөю калган сукмаклардан
Үтә инде бүген бүтәннәр…

К у ш ы м т а.

Гыйнвар яңгыры

Мин кышлардан аклык көткән идем,
Көткән идем чиста ак карны.
Күкләр елый, әллә минем хәлне аңлап
Урамнарда гыйнвар яңгыры…

К у ш ы м т а:
Җиргә ятып бер елыйсы иде,
Кочагыма алып ак карны.
Кыш уртасы, ләкин урамнарда
Сагыш ява – гыйнвар яңгыры.

Пар балдаклар кидек туй көнендә,
Кемнәр бозды, белмим, араны?
Бәхет теләп кигән туй күлмәге
Нигә, иркәм, иртә каралды?

К у ш ы м т а.

Өзелеп сөйдем сине гомергә дип,
Таптым диеп насыйп парымны.
Җаным елый, кышкы күкләр елый,
Урамнарда – гыйнвар яңгыры.

К у ш ы м т а.

Сары гөлләр өзмәгез

Гөлләр өздем, гөлләр өздем
Сиңа диеп бүләккә.
Син үзең дә гөлләр кебек
Елмайганда бигрәк тә.

К у ш ы м т а:
Болыннарда гөл-чәчәкләр
Аллары, сарылары.
Сары чәчәк – сагыш, диләр,
Өзмәгез сарыларны.

Үзем дә сизми өзгәнмен
Гөлләрнең сарыларын.
Син булмагач арта гына
Җанымда сагышларым.

К у ш ы м т а.

Өзмәгез, зинһар, өзмәгез
Гөлләрнең сарыларын.
Күңелемә урын тапмыйм,
Калмады сабырлыгым.

К у ш ы м т а.

Әй, бу тормыш

Бу тормышны авыр диләр,
Кем күтәреп караган?
Кемдер эшләп байый алмый,
Кемгә төшә һавадан…

К у ш ы м т а:
Һай, бу тормыш, вай тормыш.
Байлык килә дә китә.
Байларга да, ярлыга да
Ике карыш җир җитә.

Бу тормышны матур диләр,
Ямьсезе нинди микән?
Уйнап-көлеп яши белсәң,
Дөньялар матур икән.

К у ш ы м т а.

Бу тормышны кызык диләр,
Кызыгын таба белсәң.
Кызык түгелдер байларга,
Акчасы бетеп бөлсә…

К у ш ы м т а.

Гади яшәгән кешегә
Дөнья матур, дөнья киң.
Гади яшим, дип ялангач
Йөрисе килми ләкин…

К у ш ы м т а.

Әнкәйгә

Чәчләремә инде чаллар кунган,
Гомер көзләренә барабыз.
Синең янга кайтсак барыбыз да,
Сабый булып әнкәй калабыз.

К у ш ы м т а:
Без бит, әнкәй, синең биш җимешең,
Чәчләреңә кунган көмешең.
Без биш балаң, без бит биш багалмаң,
Ходай биргән бәхет өлешең.

Бер елмаеп каравың да җитә,
Дөнья мәшәкате онтыла.
Әткәй рухы калган йортыбызга,
Күңел һаман сиңа тартыла.

К у ш ы м т а.

Догаларың безне озатып йөри,
Сине уйлап чыксам, юл уңа.
Син булганда, без бәхетле бүген,
Газиз әнкәй, исән бул гына.

К у ш ы м т а.

Әй, картлык, җаннарга кермә әле

Һәр көнем язмышта бер адым,
Адымнар артында елларым.
Елларым артыннан сузылып
Киләләр язмышның юллары.

К у ш ы м т а:
Әй картлык, син безгә тимә әле,
Чәчләргә чалларың сипсәң дә.
Син безнең җаннарга кермә әле,
Гомерләр кыскара, дисәң дә.

Гомер ул бары тик бер мизгел,
Бер мизгел ул галәм тирәли.
Мизгелләр – гомернең бизәге,
Яшьлегең үтте бит, димә әле.

К у ш ы м т а.

Елларым – гомернең еллары,
Чакырып торсын гел юлларым.
Тик ялгыз калдырма язмышта,
Ялгызым сагыштан сулармын,
Ялгызым мин синсез сулармын.

К у ш ы м т а.